Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле Геройлар узышында призерлар арасына керде, хәтта Европа чемпионын да артта калдырды

Константин Сутулов Санкт-Петербургта узган «Геройлар узышы» чемпионатында профессионаллар арасында өченче урынны алды.

Геройлар узышы - кисешкән җирлек буйлап ясалма һәм табигый киртәләрне үтеп, йөгерү ул. Барлыгы 10 чакрымлы трассада алар 34әү. Сынаулар авыр, шулар нигезендә махсус бүлекчәләр әзерлиләр.

Яшел үзәнле трассаны 51 минут 42 секунд эчендә узды. Якташыбыз, хәтта Европа чемпионын да артта калдырып, бик нык көндәшләр белән көч сынашты.

Константин Сутуловка 29 яшь, ул Горький исемендәге заводта 18нче цехта үлчәүче булып эшли, Роман Кисилев җитәкчелегендә шөгыльләнә.
- Минем максатым - халыкара дәрәҗәгә чыгу, - дип планнары белән уртаклаша спортчы. Һәм ышанычлы рәвештә моңа таба хәрәкәт итә. Петербург старты нәтиҗәләре буенча ул дөнья һәм Европа чемпионатларына квалификация сайлап алуның барлык шартларын да үтәде. «PRO» категориясендәге чемпионатның биш җиңүчесе исемлегенә керде.

Моннан тыш, яшел үзәнле 11 сентябрьдә узачак Россия һәм БДБ илләренең иң көчле спортчылары арасында суперфиналга чыкты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев