Яшел үзәнле аптырый: “Балам укырга керә: сыерымны суйыйммы, машинамны сатыйммы?”
Җәйге ял никадәр матур һәм күңелле булуына карамастан, мәктәпкә дә җыенмыйча булмый. Кибет һәм базарларда уку кирәк-яраклары, формалар белән сәүдә тулы куәтенә бара. Җаның теләгән бөтен товар бар, акчаң гына булсын! Ә бер баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә икән?
Форманы заказ белән тектерү. Хәзер күп кенә мәктәпләрдә формаларны заказ биреп тектерәләр. Моның уңай ягы - кибетләр буенча чабып йөрми, нервыланмый гына үз размерыңны барыбыз да бер урында сатып алуда. Тискәре ягы: тәкъдим ителгән модельның эстетик шатлык китермәве (күп кенә ата-аналарга фасоны һәм материалы ошамый); әзерен кибеттән сатып алганга караганда күпкә кыйммәтрәк. Мәсәлән, кыз балага сарафан тектерү уртача 1200-2200 сум, ә сәүдә нокталарыннан 650 сумга да табарга була. Малайларга чалбар тектерү 1200-1500гә төшсә, әзере - 600-1000 сум. Тектергән галстук 300 сум, кибеттә 150 сумга да бар. Кайбер мәктәпләрдә логотип мәҗбүри. Әлеге кечкенә генә атрибут 250-300 сум тирәсе.
Сайлап ал. Әзер форма хәзер, спиннерлар кебек, бөтен җирдә, базарда, бутикларда, челтәр гипермаркетларында хәтта уенчык кибетләрендә дә сатыла. Мәктәп киемен һәр төрле зәвыкка һәм кесә калынлыгына карап табарга була. Малайларга ак күлмәкне хет 500 сумга, хет 1600гә ал. Аяк киемнәре дә кыйммәт. Чын күннән тегелгәне өчен 1500 сумнан алып 3500 сумга кадәр чыгарып салырга туры килә, ә ясалма күннән - 750-1000 сумга да алырга мөмкин. Физкультура дәресе өчен махсус җылы костюм алуның мәгънәсе юк (2000-2500 сум). Балалар җылы булганда гына урамда шөгыльләнә, ә спортзалга күчкәндә инде җылылык сезоны башланган була. Шуңа күрә әлеге костюмның чалбары гына киеләчәк, ә ул үзе генә дә 500-600 сум тора. Футболкалар 100-300 сум.
Букчалар бәйгесе. Укучы өчен букча, зур кеше өчен машина кебек - текәлек һәм ата-ананың финанс хәллелеге күрсәткече булып тора. Менә кайда баш әйләндерерлек күптөрлелек! Аларның бәясе 700 сумнан 6-7 меңгә кадәр. Әлеге мәктәп атрибутында иң мөһиме - балага артык бөкерәергә мөмкинлек бирмәүче ортопедик арка. Тик кайберәүләр әлеге әһәмиятле детальгә игътибар итмичә, матур рәсемлене сайлый.
Мәктәп көндәлекләре дә күп төрле рәсемле һәм язулы булуы белән шатландыра. Аның бәясе уртача 100 сум. Дәфтәр (12-18 битлеләр) бәяләре 2,50 сумнан 4,50 сумга кадәр. Пеналлар да букчалар кебек - ниндиләре генә юк! 150 - 1600 сум. Гомумән, канцеляр товарларга килгәндә, ул 1500-2000 сумнан да ким булмаячак.
Алырга онытмагыз. Бик үк мөһим булмаган, әмма кирәкле вак-төяккә дә ярыйсы гына акча китә. Мәсәлән, носки (25-60 сум), колготки (150-300 сум), бантик (200-250 сум) һәм заколкалар - кызларга боларсыз "никак". Икенче аяк киеме өчен янчык турында да онытмагыз (150-200 сум). Беренчедән, ул пакет кебек ертылмый, икенчедән букчага беркетелә, димәк өйдә онытып калдыруы авыр булачак. Чәчәк бәйләмен, шулай ук истән чыгарырга ярамый. Иң очсызы да ул көнне 400 - 500 сумнан да ким булмас, мөгаен.
Әлбәттә, санап үтелгән әйберләр суммасы һәркем өчен дә бер төрле була алмый. Быел мәктәп товарларына бәянең дә артуын искәртеп үтәргә кирәктер. Шуңа ул узган ел белән чагыштырганда 3-7 меңгә кыйммәтрәк. Ә быел I сыйныфка барачак балагызны баштан аяк барлык кирәк ярак белән тәэмин итү өчен 20-21 меңнең кәшилүгегездән ничек юкка чыкканын да сизми калуыгыз бар. Уңышлар!
ГӨЛНАРА ВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев