Яшәеш

Яшел үзәнле 160 мең сум акчасын ялганчыга үзе күчергән

Ел башыннан бушлай игъланнар бирә торган популяр сайт аша өч яшел үзәнле алданган инде.

Бу юлы "эш бирүче" аферист кармагына 58 яшьлек ир эләгә. Нәтиҗәдә ул эшкә урнашу урынына 160 мең сум акчасыннан колак каккан.

Игълан буенча бу ир эш бирүче белән салым инспекциясе янында очрашырга сүз куеша. Әмма "эшмәкәр" аңа шалтыратып вакыты юклыгын һәм улы туган дустын тиз арада котларга кирәклеген хәбәр итә. Яшел үзәнле юл уңаеннан коньяк, ашамлыклар сатып алырга һәм аның телефонына 1000 сум акча күчерергә риза була. Эш бирүче очрашуга килеп "өлгерми". Ул иргә тоткан акчасын кирү күчерү өчен аңардан банк картасының номерын һәм башка шәхси мәгълүматларны сорап ала. Берничә минуттан соң иргә аның картасына 150мең сум акча күчүе турында СМС-хәбәр килә. Яшел үзәнле үзе мошенникка шалтыратып ялгыш күчкән акчаны кире күчерергә тәкъдим итә. Ә тегесе исә банкоматтан бу акчаны алып аның телефон номерына күчерергә куша. Ир таләп ителгәнне күчерү белән ялган эш бирүченең дә телефоны җавап бирми башлый.

Икенче көнне ир банкка барып счетыннан акча алмакчы була, әмма аңа банк хезмәткәрләре бу акчаның кичә алынуын хәбәр итә. Ачыкланганча, мошенник яшел үзәнленең картасын үз телефонына "мобиль банк" аша тоташтырып, зыян күрүченең бөтен счетларына юл ача. Аннан соң ул яшел үзәнленең банк счетыннан аның картасына шул 150 мең сум акчасын күчерә, ә аннан соң зыян күрүче ялгыш дип уйлап аларны кире мошенникка җибәрә.

Шул ук сайтта 59 яшьлек хатын һәм аның улы "Лада-Приора" автомобиле сатылу турында игълан табып, күрсәтелгән телефон буенча шалтыраталар. Сатучы кыз Казанда яшәвен, әмма әлегә Ижевскида булуын хәбәр итә. Ул "машинаны сатмыйча тору һәм игъланны алу" өчен 5 мең сумны алдан түләп куюны сорый. Сатып алырга теләүчеләр акчаны аңа шунда ук күчерә. Әмма сатучы "дәваханәдә ятучы әнисенә ашыгыч операция ясау" өчен тагын акча сорый. Сатып алучылар шикләнеп, машина документларының фотосын сорыйлар. Әмма кыз моңардан шунда ук баш тарта һәм акчаны ике атнадан кире кайтарырга сүз бирә. Озакламый мошенник хатын телефонга бөтенләй җавап бирми башлый. Полиция хезмәткәрләре бу телефон номерының Ростов өлкәсендә теркәлгәнлеген ачыклый. Хәзер моның буенча эзләү һәм тикшерү эшләре алып барыла.

Шуны истә тотарга кирәк: заказ өчен өлешчәме, өлешчә түгелме банк картасы яисә теелфон аша алдан түләп куярга кирәкми. Гадәттә мошенниклар гына алдан түләтә. Билгесез кешеләргә үзегезнең шәхси мәгълүматны хәбәр итмәгез. Әгәр дә ялгышу очраклары булса, тиз арада полициягә "02" яисә "112" телефоннары аша шалтыратырга киңәш ителә.

Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшел үзәнле 160 мең сум акчасын ялганчыга үзе күчергән
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш