Татарстан туристлар саны буенча Мәскәү, Петербург кебек зур шәһәрләрдән кала 6нчы урынны алып тора. Казан Кремле, «Ривьера» аквапаркы лидерлар рәтендә булса, Зөя утравы дүртенче баскычта. Һәм монда туристлар агымы елына 50 процентка кадәр арткан.
Сүз дә юк, Казан туристлык үсеше буенча республикада төп көч булып тора. Тик кунаклар беренче көнен башкалада уздырса, икенче көнендә кагыйдә буларак Зөя утравына һәм Раифа җирлегенә бара. Бу безнең районда иң популяр урыннар. Тик шулай да Раифага халыкны күбрәк җәлеп итү өчен ял көне маршрутын төзергә кирәк. Бездә әлегә ул җәйге чорда иң күбе ике сәгатьлек кенә. Иң мөһиме янәшә урнашкан астрономик обсерватория, Раифа, дендрарий (экзотик үсемлекләр галереясе), җиләкле алан объектларын бер маршрутка кертү тора.
Татар авыллары Зөя утравына килүчеләрнең программасын тулыландырыр иде. Ни өчен дигәндә, Татарстан республикасында халыкларның дус, тату, бердәм яшәвен авыл җирлегендә күреп була. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә «Зеленый Дол» инвестиция үзәге» җитәкчесе урынбасары Наталья Панкратова җиткерде.
- Монда без ачык һавадагы «Татар авылы» музеен, Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданны һәм Олы Ачасырдагы этнография комплексын күздә тотабыз. Бирегә халык аз йөри. Чөнки инфраструктура үсмәгән, ике авылдагы биналарга юл буенда күрсәткечләр юк, Зөя утравы белән берлектә маршрут төзелмәгән, - дип сөйли җитәкче.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә Кече Шырдан өчен «Шүрәледә кунакта» дигән ике сәгатьлек программа төзелгән. Монда истәлекле урыннар - Сабантуй һәм Каюм Насыйри чишмәләрен, уникаль тал агачын, мәчетне, мәгърифәтченең һәйкәлен карау керә. Шулай ук туристларны милли аш-су белән һәм бу җирлекнең бренды булып саналган - катык белән сыйлау да бар. Әлеге программага, ул тормышка ашырылып, уңышлы эшләп китсә, Олы Ачасырдагы Каюм Насыйри исемендәге этнография комплексын да берләштерү мөмкин булачак. Югарыда әйткәннәр чынга ашса, туристларны каян алырга соң дигән сорау килеп баса. Безнең район объектларына читтән килгән кунакларны җәлеп итүне көчәйтү өчен «Республикаңны танып бел. Яшел Үзән муниципаль районы белән танышу» проекты әзерләнгән. Ул инфраструктураны үстерү һәм авыл халкын туристларны кабул итәргә өйрәтүгә корылган. Районның махсус әзерләнгән туристик календаре сезонына карап сәяхәт тәкъдим итә.
«Зеленый Дол» инвестиция үзәге» тәкъдим иткән фикерләргә чынга ашмастай хыял кебек карарга кирәкми. Безнең якның башкаларга күрсәтерлек гүзәл табигате дә, истәлекле урыннары да бихисап. Аларны оештырып, килгән кунакларга күрсәтә белергә генә кирәк.
Алия Гаязова
Нет комментариев