Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнгә эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде

Ул Мирный бистәсендә төзелгән Мәдәни үсеш үзәге белән танышты.

-Әлеге мәдәни үзәк федераль проект нигезендә барлыкка килде. Мондый проектларга старт бездә генә түгел, ә бөтен Россия буенча бирелгән иде. Иң беренчеләрдән булып Яшел Үзәндә әлеге үзәк ачылырга әзерләнә. Биредә бөтен мөмкинчелекләр тудырылган, бию, җырлау, иҗат белән шөгыльләнү өчен сыйныфлар бар. Җыйнак кына залында фильм карарга һәм башка чаралар уздырырга мөмкин, - дип депутат күргәннәрдән канәгать калып, фикерен җиткерде.

Чынлап та, бина искиткеч матур, зәвык белән эшләнгән һәм иң беренчеләрдән булып без аны сезгә дә күрсәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев