Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнгә эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде

Илдар Ирек улы балалар иҗаты үзәгендә үткәрелгән мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары киңәшмәсендә катнашты.

Көн тәртибендә – куркынычсызлыкны тәэмин итү, белем дәрәҗәсен күтәрү, укучылар белән тәрбия эше, шулай ук яңа объектлар төзү.

 

- Яшел Үзәнгә тагын бер мәктәп һәм балалар бакчасы кирәк, без район башлыгы Михаил Афанасьев белән бу мәсьәлә өстендә тыгыз эшлибез. Моннан тыш, Васильево бистәсендә 2нче мәктәбе ремонтлауга мохтаҗ. Без сораган гомуми сумма – 146 миллион сум һәм без программага керәчәкбез дип ышаныч белән әйтә алам, - дип билгеләп үтте депутат. - Васильево, Карамалы Тау, Норлат авылларында яңа спорт корылмалары һәм яшүсмерләр клублары төзү, Колотов исемендәге стадионны ремонтлау планлаштырыла. Боларның барысы да киләчәктә балаларыбызның киләчәгенә зур өлеш булачак.



Очрашу ахырында Илдар Гыйльметдинов җыелышта катнашучыларга сәламәтлек теләде һәм сайлаган һөнәрләренә тугры калулары, үсеп килүче буынга карата ихлас кайгыртулары һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде. Депутат мәктәп китапханәләре өчен методик материал сыйфатында «Сабантуй» өстәл уеннарын һәм татар телендә җырлар җыентыкларын тәкъдим итте.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев