Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәнгә – өч машина

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 46 берәмлек коммуналь техника ачкычларын 25 муниципаль район башлыгына тапшырды. Бу кышын юлларны чистартучы машиналар.

«Без хәзер системалы рәвештә техниканы яңартабыз. Юлларны вакытында ремонтлап тору, чистарту, тиеш­ле сервис күрсәтү өчен бу эш алга таба да дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
2018 елга 481,75 млн сумга 117 берәмлек махсус коммуналь техника алырга заявка бирелгән, шуларның 28ен инде районнар алды. Калган машиналарны да ел ахырына кадәр таратып бетерәчәкләр.
Яшел Үзән районына өч берәмлек техника бирелде: төяп җыештыручы ике «Беларусь» тракторы һәм бер «Амкадор» төягече.
Техника җитәрлек, кышын юллар вакытында чистартылыр, урамнарыбыз карга күмелмәс дип ышанасы гына кала.

Фото: Пресс-служба Президента РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев