Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндәге авария хәлендәге торактан күченүчеләр: Мондый программа булуы яхшы

4 ел эчендә Яшел Үзәндә 1600 гаилә авария хәлендәге торактан яңа фатирга күченгән.

(Яшел Үзән, 3 сентябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). “Күк белән җир аермасы”, ди әнисе һәм ике олы улы белән бергә күченгән Яшел Үзән кешесе Вера Градобоева. Дөрес программа булдырганнар, дип исәпли ул.

Яшел Үзәндә “Полукамушки” микрорайоны барысына да таныш. Нәкъ шушы урыннан 19 гасыр ахырында шәһәр төзелә башлаган да. Яшел Үзәндә асты таш, ә өске өлеше агач булган ике катлы йортлар башка юк. Алардан проблемалыраклар да юк.

“Биредә күпкә яхшырак. Беренчедән, монда ванна һәм барлык уңайлыклар, канализация бар. Ә анда безнең канализация юк иде. Юынтык суларны чыгарып түгә идек. Бәдрәф тә черегән иде, анда һәрвакыт ис иде. Без фатирда балалар белән биш ел элек ремонт ясадык, стена почмаклары дымланды, обойлар аерыла башлады. Барысы да коела иде. Мондый программаны кертүләре бик яхшы”, дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Градобоева.

Бу гаилә яңа фатирга апрельдә күчкән. Ремонт эшләргә туры килмәгән: обой, тарттырылган түшәм, санузел – барысы да бар. Еракка да күченмәгәннәр, иске йортлары тәрәзәдән күренеп тора.

“Без 4 ел элек, йорт төзелә башлаганда ук сайладык. Биредә хастаханә,башка инстанцияләр якын. Күнегелгән, үз районыбыз”, — диде Вера Николаевна.

Яңа фатир уңайлы һәм зуррак. Анда 33 квадрат метрлы бер бүлмәле җимерек фатир иде, ә монда - заманча өч бүлмә. Стеналарда ярык һәм янгын куркынычы юк, кайнар суы, җылы бәдрәфе бар, җылылыкны үзең көйләп була.

“Программа уңышлы гамәлгә ашырыла, чөнки без 1500 гаиләне күчердек, 500 гаилә калды. Хәзер алар өчен яңа йортлар төзелә. Гражданнар белән бу мәсьәләне хәл итәбез, алар яңа төзек фатирларга күчә. Фатирларга ремонт ясалган, безнең шәһәрдә һәм Мирный бистәсендә программа буенча 15 йорт төзелгән”, - дип сөйләде җирле Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Матвеева.

“Полукамушки”дан бу программага 18 йорт яки 125 гаилә кергән. 100дән артык гаилә өй туйлары үткәрде, тагын 18е күчәргә әзерләнә. Иске йортларда хәзер яшәргә куркыныч. Эксперт нәтиҗәләре буенча, бигрәк тә агач корылмалар 65 проценттан артыкка тузган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/03/170862/

“Күк белән җир аермасы”, ди әнисе һәм ике олы улы белән бергә күченгән Яшел Үзән кешесе Вера Градобоева. Дөрес программа булдырганнар, дип исәпли ул.

Яшел Үзәндә “Полукамушки” микрорайоны барысына да таныш. Нәкъ шушы урыннан 19 гасыр ахырында шәһәр төзелә башлаган да. Яшел Үзәндә асты таш, ә өске өлеше агач булган ике катлы йортлар башка юк. Алардан проблемалыраклар да юк.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/09/03/25-09.jpg

“Биредә күпкә яхшырак. Беренчедән, монда ванна һәм барлык уңайлыклар, канализация бар. Ә анда безнең канализация юк иде. Юынтык суларны чыгарып түгә идек. Бәдрәф тә черегән иде, анда һәрвакыт ис иде. Без фатирда балалар белән биш ел элек ремонт ясадык, стена почмаклары дымланды, обойлар аерыла башлады. Барысы да коела иде. Мондый программаны кертүләре бик яхшы”, дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Градобоева.

Бу гаилә яңа фатирга апрельдә күчкән. Ремонт эшләргә туры килмәгән: обой, тарттырылган түшәм, санузел – барысы да бар. Еракка да күченмәгәннәр, иске йортлары тәрәзәдән күренеп тора.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/09/03/28-25.jpg

“Без 4 ел элек, йорт төзелә башлаганда ук сайладык. Биредә хастаханә,башка инстанцияләр якын. Күнегелгән, үз районыбыз”, — диде Вера Николаевна.

Яңа фатир уңайлы һәм зуррак. Анда 33 квадрат метрлы бер бүлмәле җимерек фатир иде, ә монда - заманча өч бүлмә. Стеналарда ярык һәм янгын куркынычы юк, кайнар суы, җылы бәдрәфе бар, җылылыкны үзең көйләп була.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/09/03/25-30.jpg

“Программа уңышлы гамәлгә ашырыла, чөнки без 1500 гаиләне күчердек, 500 гаилә калды. Хәзер алар өчен яңа йортлар төзелә. Гражданнар белән бу мәсьәләне хәл итәбез, алар яңа төзек фатирларга күчә. Фатирларга ремонт ясалган, безнең шәһәрдә һәм Мирный бистәсендә программа буенча 15 йорт төзелгән”, - дип сөйләде җирле Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Матвеева.

“Полукамушки”дан бу программага 18 йорт яки 125 гаилә кергән. 100дән артык гаилә өй туйлары үткәрде, тагын 18е күчәргә әзерләнә. Иске йортларда хәзер яшәргә куркыныч. Эксперт нәтиҗәләре буенча, бигрәк тә агач корылмалар 65 проценттан артыкка тузган.

Фото: Михаил Захаров

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/03/170862/

Мәгълүмат "Татар-информ" агентлыгыннан алынды.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев