Яшел Үзәндә ювелир салонын басканнар
20 февральдә 18 сәгать 50 минутта Комаров урамының 21нче йортында урнашкан "ПОЗИС" кибетенең ювелир салонына карадан киенгән, битлекләр кигән өч ир һөҗүм ясый.
Һөҗүм ясаучыларның берсе килеп керү белән пистолетка охшаган әйберен китереп чыгара. Сатучы бу вакытта подсобкага кереп яшеренә. Шул вакытта калган икесе витрина пыяласын ватып ювелир бизәнгечләрне җыя. Таланган әйберләрнең суммасы 600 мең сум белән бәяләнгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Аларның 12 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителүләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев