Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә юлларны ямау ремонты башланды

Бөкеләр һәм авария ситуацияләре булдырмас өчен, барлык эшләр бары тик төнлә генә эшләнә.

Юл хезмәткәрләре 4 мартта Ленин һәм Фрунзе урамнарында асфальт өслекне төзекләндерүгә кереште. Чиратта Гоголь, Карл Маркс, Комсомольская урамнары.


- Шулай ук, асфальт-бетон өслекнең күләмле ватык участокларына да ремонт ясалачак. Барлык эшләр эретелгән асфальт кулланып башкарыла - бу технология юл эшләренә инде иртә яздан ук керешергә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде «ЗМР төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты» МБУ җитәкчесе урынбасары Дамир Ибраһимов.


Ямау-ремонтлауны апрель уртасына тәмамларга планлаштыралар. Юлларда төп эшләр, тотрыклы җылы һава торышы урнашкач ук, май аенда башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев