Яшел Үзәндә югалган кешене эзлиләр
Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге 2016 елның 4 декабрендә өеннән чыгып китеп кире әйләнеп кайтмаган Кызыл Яр авылында яшәүче 1988 елның 7 сентябрендә туган Фомина Юлия Сергеевнаны эзли.
Билгеләре: буе 165-168 сантиметр, ябык гәүдәле, туры чәчле, күзләре зәңгәрсу төстә, аяк киеме 38нче размерда, кайбер аскы һәм өске тешләре юк.
Аерым билгеләре: сул терсәк сөяге сынган
Киемнәре: капюшонсыз зәңгәр-яшел "пуховик"тан, кара "лосины"дан, яшел свитердан, ак болонь жилеттан, кара бәйләм башлыктан, аяк киеме кара төстә квадрат үкчәле.
Эзләнүче кеше турында белүчеләрнең түбәндәге телефоннарга шалтыратулары сорала: (8-84371)4-47-09; 4-35-22; 02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев