Яшел Үзәндә яшәүче ханымны талаганнар
52 яшьлек зыян күрүче ханым СМС язышу аша танышкан кешедән зыян күрүе турында хәбәр итә.
Явыз ниятле бәндә аның белән очрашкач, пычак белән янап, телефонын, акчасын һәм ювелир бизәнгечләрен талап ала да, кача. Зыян суммасы - 12 мең. Полиция хезмәткәрләре бу кешенең кайдалыгын таба. Ул инде берничә тапкыр хөкемдә булган 45 яшьлек ир була. Аны Карамалы Тауда тулай торакның берсендә табалар. Бу ир-атка карата "Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев