Яшел Үзәндә яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләүгә багышланган түгәрәк өстәл узды
Чараны Ольга Владимировна Купоросова җитәкчелегендә Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге оештырды.
Чыгышлар модерациясен ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков алып барды.
Түгәрәк өстәлдә рухи тәрбия һәм милли мәдәниятләрне саклау белән шөгыльләнүче мәктәп һәм балалар бакчаларының педагогик хезмәткәрләре, район Иҗтимагый советы рәисе һәм әгъзалары катнашты.
Татарстан халыклар ассамблеясенең ЯҮМРдагы вәкиллеге, "Ак Калфак" иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе, Рус милли-мәдәни автономиясе, Изге Владимир храмы настоятеле Александр атакай һәм район имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәтЗиннәтуллин докладлар белән чыгыш ясады.
Милли-мәдәни чаралар, әлеге тема буенча уңышлы тәҗрибәләр һәм кызыклы эшләнмәләр турында сөйләделәр, шулай ук үз сорауларын һәм тәкъдимнәрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев