Яшел Үзәндә янгында ике кеше үлгән
4 майда көндезге бердә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә бердәм диспетчерлык хезмәтеннән Васильевоның “Волжанка” бакчачылык җәмгыятендә йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.
Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе килгәндә бакча йортының бөтен мәйданын ут камап алган була. Бер катлы, 3,5 х4м зурлыгындагы агач йорт була ул. Янгынны сүндергәннән соң, җимерекләр арасында ике кеше мәете табыла. Ир белән хатынның икесе дә 1966 елгы була. Хәзер янгын сәбәпләре ачыклана.
Янгынның нәтиҗәләрен бетерү өчен 35 кеше, 12 берәмлек техника җәлеп ителде. Шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан - 21 кеше, 5 берәмлек техника.
Көннәр коры тора, зинһар сак булыгыз!
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев