Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә янгын: мәет тә бар

Бүген, иртәнге җидедә К.Маркс урамының 24нче йортындагы янгында 86 яшьлек әби янып үлгән.

Пожарныйларны урамда тәрәзәдән чыккан төтенне күргән кешеләр чактырткан. Урынга янгын сүндерүчеләр дүрт минут эчендә килеп җитеп, тиз арада фатирдагыларны коткарырга дип керсә дә, мескен әби-карчыкны коткарып кала алмаганнар. Аның янган гәүдәсе кухняда табылган. Һәлак булучының улы сүзләренә караганда, ул әнисе белән бергә яшәгән, әмма бу төндә ул шушы ук подъездның югары катында яшәүче абыйсында кунган. Икесе дә исерек булган. 86 яшьлек, өстәвенә дөм сукыр ана бәлки ашарга җылытам дип ут кабызгандыр. Янган конструкцияләр буенча янгынның кухнядан чыкканлыгы билгеле. Диван белән кәнәфи дә янган. Бәлки шушы исерек ирләрнең берәрсе тәмәке төпчеге калдыргандыр. Әлегә төгәл генә әйтүе авыр. Сәбәбен ачыкламый калмаслар.

Шулай итеп, янгын корбаннарының саны зур тизлек белән арта. Монысы уналтынчысы! Янгын сүндерүчеләр чаң суга! Үзебезне генә түгел күрше-тирәләребезне дә куркыныч астына куймаска иде дә бит. Бик кызганыч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев