Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ялгыз өлкәннәрне гаиләгә алырга чакыралар

Яшел үзәнлеләрне "Өлкән кеше өчен гаилә" проектында катнашырга чакыралар.

Татарстанда 2016 елдан бирле "Өлкән кеше өчен гаилә" проекты эшләп килә. Бу турыда Яшел Үзән районы социаль яклау бүлеге хәбәр итә.

Проект өлкәннәрне гаиләгә алуны максат итеп куя. Анда социаль хезмәтләр алучы пенсионерлар, картлар йортларында яшәүчеләр, социаль хезмәтне стационар формада алырга мохтаҗ картлар катнаша ала. Өлкән кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләргә ай саен 4 меңнән алып 8 мең сумга кадәр акча түләнәчәк.

Кызыксындырган сорауларыгызны "Рәхәт" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә (тел. 5-00-60) яки социаль яклау бүлегенә (тел.4-16-62) бирә аласыз.

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев