Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яңа мәдәни үсеш үзәген җәй башына ачарга планлаштыралар

Үзәк төзелеше "Мәдәният"милли проекты кысаларында 2021 елда башланды. Бүген биредә эчке бизәкләү эшләре дәвам итә, дизайнерлар контроль штрихлар кертә.

Объект төзелешенең барышын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова да бәяләде. Үзәк проекты белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев таныштырды.

Ирада Хафизҗан кызы иҗади очрашулар өчен булачак залларны, бию классын, коворкинг һәм туклану зонасын карап чыкты, кайбер искәрмәләр һәм тәкъдимнәр кертте.

- Безнең шәһәрлеләр өчен көтеп алынган, иҗтимагый әһәмияткә ия объект. Бу бизәүгә дә, идея белән тулыландыруга да заманча якын килү булачак. Быел Мирныйда ике зур иҗтимагый-әһәмиятле объект – мәдәни үсеш үзәге һәм 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп файдалануга тапшырылачак, моның өчен без республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез, - дип ассызыклады Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Үзәкне җәй башына ачарга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев