Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яңа атна эсседән һәм яшенле яңгырлардан башланды

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, дүшәмбе көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 20 метрга җитәчәк.

Төнлә һава температурасы +9 - +16 градус булачак. Тәүлекнең якты вакытында һава +26 градуска кадәр җылыначак. Һәм бу атна дәвамында шулай булачак.

Элегрәк, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстанга килергә тиешле томан һәм яшен турында кисәткән иде.

Метеорология күренешләренең интенсивлыгы белән бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында урамга чыгуны чикләргә, биналарда булырга һәм балаларны караусыз калдырмаска киңәш иттеләр. Урамда көчле җил булганда җир асты кичүләрендә яки подъездларда яшеренергә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев