Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ведомство архивы булдырылачак

Бүген Яшел Үзән шәһәрендә архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булды.

Аны Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев каршы алды һәм озатып йөрде.

Гөлнара Габдрахманова район башкарма комитетының муниципаль архивында булды. Биредә 664 кв.м. мәйданда 85 168 берәмлек документ саклана. Ул бүлмәләрне карады, хезмәткәрләрнең эш һәм архивларны саклау шартлары белән танышты. Хәзер ведомство архивын төзү мәсьәләсе тора, моның өчен тиешле бинаны сайлау бара.

Очрашуда капиталь ремонт үткәреләчәк учреждениене урнаштыру вариантлары турында фикер алыштылар. Михаил Афанасьев, шулай ук, Гөлнара Габдрахмановага Васильево һәм Осиново бистәләрендә дә үз архивларын булдыру мәсьәләсе турында да әйтте, алар халык саны буенча республиканың кайбер муниципаль берәмлекләреннән артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев