Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә вакансияләр ярминкәләре узачак

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге халыкны вакансияләр ярминкәләренә чакыра, алар 20 һәм 21 августта Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1нче йорт адресы буенча узачак. Чара 10.30 сәгатьтә башлана.

20 августта ярминкә эшендә түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша: “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ, “ПОЗиС” АҖ, “ЗВКС” АҖ, ФКУ ИК-5, “Восток” ВБ ҖЧҖ ("Wildberries") вәкилләре.

21 августта “Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ, “Металл конструкцияләр заводы” ҖЧҖ, “СКАЛА” ҖК” ҖЧҖ, “ПФМК” ҖЧҖ, КМПО-ЗМЗ АҖ вәкилләре катнаша.
Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләрне тәкъдим итәчәк: электрик, кладовщик, слесарь, насос җайланмалары машинисты, автомобиль йөртүчесе, слесарь ремонтчы, ташчы, икътисадчы, официант, контролер, МСР слесаре, баш механик, тракторчы, урман аударучы, токарь, термист, электрогаз белән эретеп ябыштыручы, төягеч йөртүче, цех начальнигы, участок мастеры, инженер.

Эш эзләүчеләрнең предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән әңгәмә узарга, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алырга, хезмәт законнары, үз эшеңне ачу, шулай ук һөнәри белем яки өстәмә һөнәри белем алу шартлары турында, шул исәптән бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар өчен дә консультация алырга мөмкинлеге булачак.
Тулырак мәгълүматны 5-54-02 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев