Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә V Төбәкара «Тел ачкычлары» бәйгесе гөрләде

12 март көнне 10нчы «Йолдызлык» прогимназиясендә V Регионара «Тел ачкычлары» исемле бәйге булып узды.

Бәйгенең сайлап алу этабында республикабыз балалар бакчаларыннан 67 бала катнашты. Бәйгенең төп өлешендә Зеленодол, Казан, Балтач, Буа, Әтнә, Азнакай, районы балалар бакчаларыннан 15 сабый катнашты. Бәйгедә балалар республикабыз шәһәрләре буенча презентация белән, Татарстанның танылган шәхесләре дигән викторинада, иҗади номер башкаруда көч сынаштылар. Жюри составында Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф оешмалалары вәкилләре булдылар.

Бәйгедә җиңүчеләр:

Гран-при – Фәизова Әдилә (Яшел Үзән районы , 54 нче «Йолдызкай» балалар бакчасы);

I урын – Вәлиәхмәтова Зәринә (Яшел Үзән шәһәре , 10 нчы «Йолдызчык» прогимназиясе);

I урын – Нотфуллина Зәринә (Яшел Үзән шәһәре , 26 нчы «Уймак кыз» балалар бакчасы);

II урын - Григорьева Ясминә (Балтач районы, Цыпинск балалар бакчасы);

II урын – Фазлыева Әминә (Буа районы, «Кояшкай» балалар бакчасы);

II урын – Мукминов Мурат (Яшел Үзән шәһәре , 20 нче «Чыршыкай» балалар бакчасы);

III урын - Гыйлметдинов Әмир (Яшел Үзән шәһәре, 55 нче «Киләчәк» балалар бакчасы);

III урын – Шәйдуллин Нияз (Казан шәһәре, Совет районы, 6 нчы балалар бакчасы);

III урын – Сабирова Алия (Балтач районы, 5 нче балалар бакчасы).

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

Вәлиуллина Розалия - Яшел Үзән шәһәре , 31 нче «Чишмә» балалар бакчасы;

Борһанова Айсылу - Казан шәһәре, Совет районы, 68 нче балалар бакчасы;

Котдусов Кәрим - Яшел Үзән шәһәре , 7 нче «Чебурашка» балалар бакчасы;

Мөхәммәтҗанов Данир – Әтнә районы, Зур Әтнә балалар бакчасы;

Зәйнетдинова Айзия – Азнакай районы, 4 нче «Каенкай» балалар бакчасы;

Низамиева Камилә - (Яшел Үзән шәһәре , 32 нче «Әкият» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев