Яшел Үзәндә ут төртүчегә җәза чыгарылачак
Бу елның мартында Бишнә авылында авылдашының "ГАЗ 33023" автомобиленә ут төртеп яндырган 36 яшьлек ир-атны гаепләү материалларын прокуратура судка җибәргән. Хәзер бу эш буенча суд карар чыгарачак.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу ир үзенең кыңгыр гамәлен эчкән килеш кылса да, кемгә һәм нинди начарлык эшләсен алдан уйлаган. Ул төн уртасында Шоссейная урамында торган автомобильнең тәрәзәсен чүкеч белән ваткан, бензин сибеп ут төрткән. Нәтиҗәдәпиепреипие автомобиль хуҗасына 25 мең сумлык зыян килгән.
Ярый әле автомобиль генә янып калган. Ә ут йортларга үрмәләгән булса, төзәтеп бетерә алмаслык зыян килгән булыр иде күпләргә. Ут шаярганны яратмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев