Яшел Үзәндә Укытучылар көнен билгеләделәр
5 октябрь җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләре – Укытучылар көне.
Мәгариф учреждениеләрендә армый-талмый хезмәт куючы, һәркем күңеленә балачактан игелек орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче педагогларыбыз һөнәри бәйрәмен билгели.
Шушы матур көннәрдә мөгаллимнәребез 3нче гимназиянең актлар залына бәйрәм тантанасына җыелды. Аларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм район башлыгы Александр Тыгин да котларга килгән иде. Әлбәттә, бәйрәм бүләксез булмый. Хөрмәтле җитәкчеләр бик шатланып бер төркем укытучыларга грамоталар, күкрәк билгесе тапшырды.
Тулырак язманы газетабызның җомга санында укыгыз.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев