Яшел Үзәндә туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында шәһәрнең 1нче лицее базасында "Туган телләрне саклау - ул тынычлык һәм үткән буын мирасы байлыгы" темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәлдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Яшел Үзән районы руханилары, Бөтендөнья татар конгрессы, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.
Яшел Үзән районы мәгариф оешмалары җитәкчеләренең катнашуы Zoom платформасында онлайн-режимда оештырылды. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Түбән Новгород өлкәсе мәктәпләре вәкилләре дә катнашты.
Туган телләрне саклау һәм үстерү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туган телләргә өйрәтү, үсеп килүче буынны тәрбияләү, гаилә тәрбиясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев