Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә "Татарстанда яшәүче картасы" популярлаша

Көн саен «АК БАРС» банкы филиалы кулланучыларга 400 чамасы карта бирә.

Ике атна элек Яшел Үзәндә башланган "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" сынау проекты популярлаша. "Без көнгә 300-400 карта бирәбез", - дип хәбәр итте «АК БАРС» Банкы" ГАҖнең Яшел Үзән филиалы директоры Ольга Ясонова. Шулай ук карталар Саклык банкы бүлекләрендә дә бирелә.

Карта белән кулланучылар аның уңайлы булуын тоярга өлгерде инде. "Хәзер кешеләр инфомат аша белгечләргә язылалар", - дип сөйләде Яшел Үзән районы Үзәк хастаханәсе башлыгы Рөстәм Хәмитов. - Элек медицина полисы буенча туган көнне, айны, елны, полисның 6 номерын кертергә кирәк иде. Бу 2-3 минут вакытны ала. "Татарстанда яшәүче картасы" ярдәмендә бу эш 20 секундта башкарыла".

"Уңайлы карта. Пациент картаны картридерга куя һәм авыру тарихы ачыла", - дип бәян итте участок терапевты Рәшит Гайнетдинов.

Медицина персоналы үз "Татарстанда яшәүче картасы"н беренчеләрдән булып алды. Сәбәбе - электрон имза булуда. "Табиб электрон рецепт яза һәм үзенең электрон имзасын куя. Аннары ул даруханә челтәренә бирелә. Пациентка үзе белән кәгазь рецептны алып барырга кирәкми. Даруханәдә картаны картридерга куюга, фармацевт рецептны күрә. Әлегә картридерлар дәүләт даруханә челтәрләрендә генә урнаштырылган", - дип билгеләп үтте Рөстәм Хәмитов.

Фамилияне алыштырганда яки кешенең статусы үзгәргәндә дәвалау учреждениесенә килеп мәгълүматны үзгәрттерү зарур.

"Бу карта белән "Бәләкәч" программасы буенча бала ризыгы алырга мөмкин" - дип уртаклашты хис-тойгылары белән Яшел Үзәндә яшәүче Андрей Парфенов. Дөрес, сөт ризыклары алу хокукын балалар участок терапевтында айга бер расларга кирәк. Бу хезмәттән файдаланучы 1700 кеше бу система тулы көченә эшләр дип өметләнә, процессны автоматлаштыру мөмкин булачак.

"Яшел Үзәндә яшәүчеләр өчен карта социаль ярдәм чаралары рәсмиләштерүдә зур мөмкинлекләр тудыра. Инфоматта "Социаль яклау" махсус блогы бар. Балага пособиедан тыш, карта ярдәмендә пенсионерларга юлда йөрү өчен бер вакытлы акча түләүләрен, күп балалы гаиләләргә ташламаларны рәсмиләштерергә мөмкин" - дип белдерә Яшел Үзән муниципаль районы социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе урынбасары Лариса Билалиева.

Карта - ул беренче чиратта яшелүзәнлеләр, сервиста тоташтырылган оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләренең вакытын янга калдыра "Әлегә "Татарстанда яшәүче картасы" һәркем дә алырга өлгермәгән, әмма процесс уңышлы бара дип белдерә сынау проектына җәлеп ителгән структуралар вәкилләре.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев