Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә Татарстан дружиначыларының хәрби әзерлеген тикшерәләр

Яшел Үзән муниципаль районының ГО һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, 15 сентябрьдә Яшел Үзәндә гражданнар оборонасының штаттан тыш оешмаларының республика ярышлары узачак.

МЧС хезмәткәрләреннән, башкарма комитет һәм башка ведомстволы оешмалардан торган тәҗрибәле комиссия җиһазланган, комплектлашкан булуны бәяли. Шәхси составның теорик һәм практик белемне тикшерә. Командаларга тыныч һәм сугыш вакытында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне юк итүдә үз күнекмәләрен, шулай ук террористик актлар була калса нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтергә тиеш булалар.
Ярышларга конкурсның төбәкара этабында җиңгән санитар дружиначылар, разведка ясаучы, элемтә звенолары катнаша. Яшел Үзәнгә Казаннан, Яр Чаллыдан, Бөгелмәдән, Алабугадан, Лениногорскийдан, Менделеевск, Түбән Кама Һәм Чистополь шәһәрләреннән киләчәкләр.
Ярыш тантаналы төстә 10 сәгатьтә "Маяк" спорт комплексы базасында узачак. Нәтиҗә һәм җиңүчеләрне бүләкләү 14 сәгатькә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев