Яшел Үзәндә татар милли киемендәге кыз сурәте пәйда булды
Яшел Үзәндә Башкала урамындагы йорт дивары татар милли киемендәге кыз белән бизәлде.
Урам сәнгате объекты «Формарт» фестивале кысаларында оештырылды.
Артның авторы Дэни Орландо тәхәллүсен йөртүче яшь рәссам: "Конкурста мин беренче тапкыр катнашам. Мәгълүматны күрүгә, башка катнашучыларның эшләрен карадым, яхшырак эшли алам дип уйладым, - дип сөйли ул. - Эскизның үз вариантын тәкъдим итәргә булдым. Ул яшьләр эшләре министрына барып җитте, төзәтмәләр кертелде һәм ниндидер милли бизәкләр өстәргә тәкъдим иттеләр.
Рәсемдә яшь кыз сурәтләнгән, аның карашы еракка омтылган, бу иң яхшы киләчәкне булдыру теләген гәүдәләндерә. Аның күлмәк итәгендә Зөя утрау-шәһәрчеген күрергә мөмкин, бөтен бизәкләрдә татар үрнәкләре карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев