Яшел Үзәндә тагын бер йортка нигез салына
Бүген, Республика көнендә, "А.М.Горький исемендәге завод" заказы белән төзелүче "Кызыл металлист" комплексының икенче торак йортына нигез салына. Биш катлы, 4 подъездлы, 70 фатирлы йортны Казанның "Ак Барс" җәмгыяте төзи. Әлеге йорт заводның торак төзү программасы нигезендә тормышка ашырыла башлаганнан бирле өченчесе булып тора. 132 фатирлы беренче йорт кулланышка 2013 елда...
Бүген, Республика көнендә, "А.М.Горький исемендәге завод" заказы белән төзелүче "Кызыл металлист" комплексының икенче торак йортына нигез салына.
Биш катлы, 4 подъездлы, 70 фатирлы йортны Казанның "Ак Барс" җәмгыяте төзи. Әлеге йорт заводның торак төзү программасы нигезендә тормышка ашырыла башлаганнан бирле өченчесе булып тора. 132 фатирлы беренче йорт кулланышка 2013 елда тапшырылган иде. Икенчесе - 215 фатирлы йорт ачкычлары хуҗаларына 2016 елның сентябрендә бирелде.
Барлыгы "Кызыл металлист" торак комплексында 10 йорт төзергә исәплиләр. 2030 елга кадәр төзелешне төгәлләргә уйлыйлар. Фатирлар завод хезмәткәрләренә аренда килешүе нигезендә бирелә. Алар аны заводта 10 ел эшләп, үзләренә рәсмиләштерә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев