Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә сугыш елларында балалар тормышы турында спектакль күрсәттеләр

Горький исемендәге мәдәни үзәктә " Без—кырык беренче ел балалары "спектаклен күрсәттеләр. Аны Яшел Үзәнгә К.Тинчурин исемендәге Казан театры актерлары "Пушкин картасы" программасы кысаларында алып килде.

Тамашачылар кешелеклелек, әхлак дәресләре алды, татар мәктәбе укучыларының хәсрәтләнүен, газаплануын, шул ук вакытта тормышны яратуларын һәм бәяләвен күрде. Алар куркудан һәм авырлыклардан үзләрен якларга тырышкан геройлар белән көлде һәм аларга кайгы килгәндә борчылды.

Артистлар татар мәктәбендә киеренке хәлләрне җиткерү өчен татар телендә сөйләште. Тамашачылар русчага тәрҗемә итү мөмкинлеге алды.

"Пушкин картасы" заманча яшьләргә мәдәни яктан баерга мөмкинлек бирә.

Эмиль Борһанетдинов, "Медиана"журналистика мәктәбе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев