Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зона туры узды

Горький исемендәге мәдәни үзәктә ике көн дәвамында XXI «Созвездие–Йолдызлык-2021» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фес-тиваленең муниципаль туры гөрләде.

Мәртәбәле жюри хөкеменә үз талантларын һәм осталыкларын район һәм шәһәребезнең вокалчылары, биючеләре, алып баручылары тәкъдим итте. Быелгы "Йолдызлык" та барлыгы меңгә якын якты йолдызчык катнашты.

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале - елның иң төп иҗади вакыйгаларының берсе. Аны кечкенә артистлар һәм аларның остазлары гына түгел, ә әти-әниләре дә көтә. Һәркем дулкынлана. Чыгышларны зур экранда дистәләгән кеше күзәтте. Ә залда чыгыш ясаучылар һәм жюри әгъзалары гына иде. Әйтергә кирәк, шактый танылган. Алар арасында фестивальнең генераль продюсеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, Россиянең халык артисты Дилә Сөнгатуллина, Россия Федерациясенең атказанган артисты Раилә Гарипова, "Танцы на ТНТ" проектының хореографы Арсен Агамалян һәм Татарстанның атказанган артистлары һәм сәнгать эшлеклеләре бар иде.

Зона туры ике этапта узды. Иң яхшы артистлар һәм коллективлар ике турны да узып, гала-концертта чыгыш ясады. Алар шулай ук безнең районны Казанда узачак фестивальнең финал турында тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев