Яшел Үзәндә Шәһәр көне программасы
30 август – Татарстан Республикасы көнендә, Яшел Үзән үзенең юбилей алды көнен билгеләп үтәчәк.
Бәйрәмне гаилә, дуслар, шәһәр кунаклары белән бергә бәйрәм итү күптән инде күркәм гадәткә әверелде, ә иң мөһиме, көн дәвамында һәркем үзенә ошаган спорт һәм иҗат чараларын тамаша кылып, катнашып бәйрәм итә алачак.
Бу көнне яшел үзәнлеләрнең иртәсе зарядка белән башлана, сәламәт яшәү рәвешенә кушылыр га теләүчеләрне «Авангард» стадионында 9.00 сәгатьтә көтәбез.
10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр шәһәр күлендә «Бәйрәмгә – уңыш белән» фермер хуҗалык ларының продукция сату ярминкәсе. Концерт.
10.00 – шәһәр күлендә чаралар.
10.00 – «Авангард» стадионында волейбол турниры.
12.00 – Яшел Үзәнлеләрне мактау лы гражданнар скверына чакыралар.
12.00 - 15.00 – Тарихи-мәдәни мирас музее мәйданында төрле конкурслар, чаралар.
12.00 – Район Башлыгы призына шахмат турнирына теркәлү. 13.00 – Ярышлар старты.
13.00 – В. Колотов стадионында футбол.
14.00 – «Авангард» мәдәният- спорт комплексында велоспорт турниры.
15.00 – «Листок» сәхнәсендә «Исток» автомоделистларының күрсәтмә чыгышлары.
16.00 – интерактив программа – дискотека.
15.00 – ГТО нормативлары буенча мастер-класс.
18.00 – спорт мәктәпләре презентациясе.
18.30 - Авангард стадионында бәйрәмнең төп чарасы башлана
Мирный микрорайонында калыр га теләүчеләр өчен дә бәйрәм программасы эшләнде.
16.00 – «Каенлык» паркында күп төрле чаралар башлана.
Дуслар, менә шундый программа әзерләнде. Өйдә калмагыз, бергә күңеллерәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев