Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар гөрләде

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор.

Әлеге бөек шәхескә багышланган педагогик укулар үткәрү гомуми төрдәге 31нче «Чишмә» балалар бакчасында традициягә әйләнеп бара. Узган 2017 нче елны укулар муниципаль дәрәҗәдә булса, быел аның регионара төс алуы безне бик куандырды. 
12нче декабрь иртәсендә килгән кунакларны матур милли киемнәр кигән, чәчләренә бизәкле калфаклар утырткан хезмәткәрләр каршы алды. Бакчада тыныч, милли рух хөкемсөрә. Килгән кунаклар исә, башлап татар халкының көнкүреше музеена сәяхәт ясадылар. Сәяхәт «Шиһабетдин Мәрҗәни – бөек мәгърифәтче» дип исемләнгән күргәзмә белән дәвам итте. Музыка уен коралларыннан агылган моң бу атмосфераны тагын да тулыландырды һәм җанландырды. 
Бакчаның мөдире Эльвира Зөфәр кызы Низамова үзенең сәламләү сүзләре белән педагогик укуларны ачып җибәрде. Тагын бер күңелне сөендергән әйбер - дәрәҗәле кунакларыбыз: мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты - Сәлахова Роза Әбрар кызы, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе - Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы, 7нче мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Зәйнуллина Резидә Кәрим кызы, 10нчы гимназиясенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары - Нәҗметдинова Миләүшә Лотфулла кызы, беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияте укытучысы Минһаҗева Мәдинә Кәрим кызы һәм 26нчы «Дюймовочка» балалар бакчасы мөдире Чибинова Накия Валиевна арасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары да бар иде. Алар – балалар шагыйре, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, Ю.И. Островский исемендәге фәнни премия лауреаты – Ринат Гали улы Нуруллин һәм шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы – Корбанова Гөлнур Равил кызы.
Педагогик укуларның максаты - мәшһүр галимнең мирасын укыту-тәрбия эшчәнлегендә киң файдалану, сәләтле педагогларны фәнни эзләнү эшенә җәлеп итү. Иҗади эшләүче педагогларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу. 
Укуларда катнашучылар өч лабораториягә бүленде. Беренче лаборатория «Нәсел шәҗәрәңне өйрәнү» темасы астында эшләде. Монда катнашучыларның гаять тирән, бай материаллар белән чыгыш ясаулары, кемнәрнеңдер үз нәселләрен 14нче буын бабаларына кадәр белүләре безне таң калдырды. Шәҗәрә төзү гадәте элеккедән мирас булып бабаларыбыздан күчкән. 31нче балалар бакчасында ул бүген дә актуальлеген югалтмый, ә киресенчә ныгый, үсә бара. Чыгыш ясаучы Хәбибуллина Гөлназ Госман кызы моны үз эше белән дәлилләде. Гөлназ үзе белән, әлеге юнәлештә эш алып баручы, кызыксынучан, эзләнүчән ике әти – әнине дә алып килгән. Димәк, тырышлык бушка китмиячәк. Тәрбиячеләр, әти – әниләр, балалар бердәм булып, шәҗәрә төзүнең әһәмиятен аңлап эшләгәндә,милләтебезнең матур гадәте юкка чыкмас. 
Икенче лабораториядә исә педагогик мирас һәм һөнәри осталык турында фикер алыштылар. Районыбыз бакчалары һәм мәктәп укытучыларының чыгышлары күрше Марий- Эл республикасыннан килгән кунакларныкы белән аралашып барды. Дус, күтәренке кәеф белән эшләде күршеләр. Үзләре өчен бик күп мәгълумат алышындылар. Бүгенге укыту – тәрбия эшенен, педагогка карата замана куйган таләпләрне узган гасыр таләпләре белән чагыштырдылар, нәтиҗәләр ясадылар. Чыгыш ясаучылар күп гасырлар буенча үз әһәмиятен югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән педагогик мирасны, югалтмый сакларга, белем бирү һәм тәрбия процессында дөрес куллана белергә кирәк икәнлеген аңлаттылар. 
Өченче лаборатория чыгышлары Идел буеның күренекле милли мәгърифәтчеләре һәм аларның хезмәтләрен яктыртты. Чыгыш ясаучылар барысы да зур әзерлек белән килгән булып чыкты. Һәркайсы үз эшенә якын булган мәгърифәтчененең хезмәт һәм тормыш юлы турында сөйләде. Әлеге шәхеснең бүгенге көндә дә укыту – тәрбия эшендә отышлы кулланып булган әсәрләре, идеяләре барлыгын әйттеләр, үз эшләрендәге тәҗрибәләр белән бик теләп уртаклаштылар, матур презентацияләр күрсәттеләр. 
Шулай итеп, өч лаборатория дә бик уңышлы эшләп чыкты. Ә кызу эштән соң кунакларны тәмле чәй өстәле каршы алды. Дусларча күңелле, ирекле аралашуны музыка мәктәбенең укытучылары һәм укучыларының чыгышлары алыштырды. «Җырлы моңнар» дип исемләнгән концерт программасы барлык тамашачыга да зур тәэссир ясады. 
Бүгенге матур чараның иң дулкынландырганы – тәбрикләү һәм бүләкләү өлеше булгандыр! Катнашучылар урыннар һәм катнашу турындагы сертификатлар белән бүләкләнде. Үз эшеңнең бәяләнүен күрү әлбәттә, һәркемдә горурлык хисләре уята. Алга таба да зур уңышлар, сезгә, педагоглар! Киләсе укуларда исән – имин очрашырга язсын! 

Резидә Шәмсиева,

31нче «Чишмә» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо, Кларе Мардановне!