Яшел Үзәндә шәхси секторда түбәндәге урамнар ремонтланачак
Яшел Үзәндә Зеленая урамы юлында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Бу турыда ЯҮМР башкарма комитетының төзелеш һәм инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары Дамир Ибраһимов хәбәр итте.
Ремонт кысаларында машиналар йөри торган өлешенә асфальт җәелде. 4266 кв. м мәйданда эш башкарылды. Бу урамны ремонтлау өчен барлыгы 5,5 млн сум акча сарыф ителде. Ремонт 20 сентябрьгә кадәр төгәлләнәчәк.
Шунысын әйтергә кирәк, Яшел Үзәндә быел шәхси секторда Майский, Спортивная, Йошкар-Олинская, Центральная, Гоголь, Стадионная, Дзержинский урамнары ремонтланачак.
ЯҮМР матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев