Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 25 декабрьдә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә.

Республикада төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Урыны белән кар ява, буран чыгу ихтималы бар.

Татарстанда уртача һава температурасына килгәндә, төнлә һәм көндез дә 1-6 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

26 декабрьгә каршы төндә 4-9 градус салкын булыр дип фараз кылына.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев