Яшел Үзәндә рәхәтләнеп су коеныр урын бар хәзер
Әйе, бик дөрес укыйсыз. Яңгырлы, салкын җәй яшел үзәнлеләрне куркытмый, чөнки шәһәрдә, ниһаять, төзекләндерелгән, заманча пляж ачылды. Безгә бәхет елмайды. Узган ел шәһәр иҗтимагый мәйданнарны төзекләндерү проектына кергән иде. 2016 елда балалар мәйданчыгы һәм күл яңартылды. Быелгы җәйдә әлеге программаны "Авангард" паркының Юность урамыннан Заикинага кадәр бер өлеше һәм шәһәр...
Әйе, бик дөрес укыйсыз. Яңгырлы, салкын җәй яшел үзәнлеләрне куркытмый, чөнки шәһәрдә, ниһаять, төзекләндерелгән, заманча пляж ачылды.
Безгә бәхет елмайды. Узган ел шәһәр иҗтимагый мәйданнарны төзекләндерү проектына кергән иде. 2016 елда балалар мәйданчыгы һәм күл яңартылды. Быелгы җәйдә әлеге программаны "Авангард" паркының Юность урамыннан Заикинага кадәр бер өлеше һәм шәһәр пляжы төгәллиячәк.
Моның өчен республика бюджетыннан 89 млн сум акча күчерелгән. 74 млн паркка -тротуарларга, яктырткычларга, кече архитектура формаларына тотыла. Безнең архитекторлар исәпләве буенча пляжны төзекләндерү өчен 2 млн акча кирәк булган. Бәхеткә, калган 15 млн сум акча республикадан күчерелгән.
Әйе, бу аз акча түгел, шуңа да район башлыгы Александр Тыгин фикеренчә, республикада башка бер җирдә дә булмаган пляж ясарга мөмкинлек бар. Беренчедән, монда һәркем килә ала, пандуслар, теләсә нинди коляскалар белән керү юллары, автомобиль кую урыннары бар. Икенчедән, тынычлап, уңайлы шезлонгларда ял итү, чишенү һәм юыну өчен душ бүлмәләре урнаштырылды. Шулай ук актив ял итүчеләргә махсус урыннар әзер. Иң мөһиме ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын да уйлаганнар. Медицина ярдәме күрсәтү кабинеты һәм коткаручылар да эшли.
Шулай да пляжда иң мөһиме ком һәм су. Яр буена агач идән түшәлгән, комны, су төбен чистартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев