Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә полицейскийлар 33 грамм наркотик табып алган

Экспертиза нәтиҗәләре буенча алынган матдәләрнең PVP һәм мефедрон кебек наркотик чаралар булуы ачыкланган.

РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе буенча (наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү) дүрт җинаять эше кузгатылган, бер факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Әйтик, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзән районы урман массивларының берсендә урнашкан яшерен урыннан, массасы ярты граммнан артык булган наркотик матдәле төргәкләре алган. Әлеге яшерен урынның «хуҗасы»н табу өчен чаралар үткәрелә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаять шаһиты булсагыз, тәүлек буе эшли торган 02, 112 телефонына яки Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының 291-20-02 «ышаныч телефоны»на мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев