Яшел Үзәндә «Пиротехника» операциясе старт алды
«Пиротехника» оператив-профилактика операциясе уздыра башлап, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре петардалар, хлопушкалар, фейерверкларның сәүдә нокталарында законлы-законсыз сатылышын тикшерә.
Пиротехниканы 16 яшькә кадәрге балаларга да сатарга ярамый. Кибетләрдә дә алар ЯҮМР башкарма комитеты карары белән генә сатылырга тиеш. Хәзерге вакытта балалар учреждениеләрендә әлеге куркыныч уенчыклардан куллану кагыйдәләрен өйрәтү буенча аңлатулар алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев