Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә мунчада янгын вакытында ир-ат зыян күргән

Янгынның якынча сәбәбе - электр җиһазларын урнаштыру һәм куллануда кагыйдәләрне бозу.

Кичә Яшел Үзәннең Набережная урамындагы мунчада янгын вакытында ир-ат зыян күргән.

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы үзе каршы алган. Ул мунча эчендә беркем дә юк дип белдергән. Ут бинаны тулысынча камап алган , торак йортка да күчү куркынычы туган.

17 минут узуга янгынны сүндерә алганнар. Янгын мәйданы 35 кв метр тәшкил иткән. Нәтиҗәдә 32 яшьлек йорт хуҗасының уң кулы пешкән, тик ул дәваханәгә барудан баш тарткан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев