Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә Мәскәү-Казан тиз йөрешле магистрале төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары уза

Чарада төзелешнең әйләнә-тирә мохиткә тәэсиренә кагылышлы материаллар тикшереләчәк.

Бу сәгатьләрдә Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният үзәгендә Мәскәү-Казан-Екатеринбург тиз йөрешле тимер юл магистраленең Мәскәү-Казан участогы төзелешенең әйләнә-тирә мохиткә тәэсире материаллары буенча җәмәгать тыңлаулары башланды. Чараны "Əйләнә-тирә мохитне саклау турындагы" федераль закон нигезендә, "Тиз йөрешле магистраль" Ачык акционерлык җәмгыяте үткәрә. Җәмәгать тыңлауларына магистраль төзелеше проекты белгечләреннән тыш, бу мәсьәләгә битараф булмаган шәһәр кешеләре дә чакырылган.

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр итүләренчә, министр урынбасары Айрат Усманов магистраль төзелешенең тирә-якка йогынтысына бәя бирү материаллары буенча җәмәгатьчелекне кабул итү нокталарын тикшергән. Усманов сүзләренә караганда, тулаем алганда, бу урыннарда эш оператив алып барылган. 14-23 май көннәрендә бу урыннарда 24 кеше булган.

"Тиз йөрешле магистральләр" ачык акционерлык җәмгыятенең техник департамент директоры Юрий Котлов докладында дөньяда югары тизлекле тимер юл магистральләренең гомуми озынлыгы 37 мең километр булуын, кытайлыларның лидер булуын әйтте. Кытайга 24 мең километр юл туры килә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев