Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!» акциясе башланды

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр, ди татар мәкале. Туган телне кадерләү ул - тупланган хәзинәне сандык төбенә салып кую түгел, телебездә һәрдаим сөйләшү-аралашу, аны камил белү, үзең генә белеп калмыйча, киләчәк буынга - балаларыбызга да җиткерү.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә балаларны татар теленә өйрәтү күбрәк укытучыларга йөкләтелгән. Укучылар белән туган телебездә дәресләрдә генә укып - язып калмыйча, мәктәп эчендә яки шәһәркүләм үткәрелгән төрле чараларда да актив катнашабыз. Әлбәттә, бу чараларда катнашу балаларның активлыгын арттыра, шулай ук туган телебездә сөйләшергә-аралашырга стимул бирә. Шундый чараларның берсе - республикакүләм уздырылып килә торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе. Бу акцияне без ел саен диярлек 21 нче февраль - Халыкара телләр көне белән башлап җибәрәбез. Быел да бу көнне туган телгә багышланган кичәләр, очрашулар, сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатендә туган телнең әһәмияте , аны ярату-саклау турында сөйләшүләр булды. Балалар телебезне тирәнтен өйрәнүче галим, тәнкыйтьче Әбрар Кәримуллинның әсәрләре белән таныштылар, аның хезмәтләрен өйрәнделәр. Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханә мөдире Ләлә Сәит кызы укучылар өчен уку дәресләре уздырды, әдәбият жанрларыннан киң таралган мавыктыргыч легенда, риваять, бәетләр сөйләде. Гомумән, лицеебыз янында гына урнашкан бу китапханә белән без тыгыз элемтәдә торабыз, күп кенә кичәләрне бергәләшеп узрырабыз. Әле күптән түгел генә "Аулак өй" кичәсендә катнаштык. Ак яулыклы әбиләребезнең үгеп- нәсыйхәтләрен, туган телебез турында әйткән җылы сүзләрен балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.

"Мин татарча сөйләшәм" " акциясе кысаларында шулай ук мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» узды. Беренче сыйныф укучылары яраткан дәреслекләре турында шигырьләр, җырлар җырладылар, күмәкләшеп уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килгән иде. Алар да бәйрәмнән канәгать булып калдылар.

Апрель урталарына кадәр сузылган бу акциядә катнашуыбызны дәвам итәчәкбез. Акция мәктәбебездә укучы бер баланы да, бер ата-ананы да республикабызда дәүләт теле булып саналган татар теленә карата битараф калдырмас дигән теләктә калабыз. Акция көннәрендә генә түгел, һәрвакыт татар балалары үз телен белсеннәр, үз телендә матур итеп сөйләшсеннәр иде, ә моның өчен ата-ана үрнәк булырга тиеш. Өйрәник, яратыйк, саклыйк үз туган телебезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев