Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе

Бүген Яшел Үзәнебезнең "Авангард" стадионында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узды. Әлеге акциягә 2005 елда, яшь татар укымышлылары һәм иҗади интеллегенция вәкилләре оештырган "Үзебез" креатив яшь буын агымы нигез салган иде.

Шәһәрдә яшәүче хәзерге заман татар яшьләре субкультурасын өйрәнү һәм аның мәйданын үстерүдә ярдәм итү - әлеге агымның бер юнәлеше булып тора. "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең төп максаты - татар телен куллану тирәлеген арттыру, яшьләрне милли мәдәниятебез кыйммәтләренә җәлеп итү. 12 ел дәвамында алып барылган хезмәтнең нәтиҗәле булуына ышанасы килә. Яшел Үзәннең мәгариф идарәсе бу уңайдан зур эш башкара. Чөнки әлеге чарадан бер генә мәктәп тә, бер генә балалар бакчасы да читтә калмаган, дип әйтергә була. Барлык халыкның өчтән бер өлешен генә татарлар тәшкил иткән шәһәрдә яшәвебезгә карамастан, ана телендә бик матур итеп шигырь сөйләүче, җырлаучы балаларны күреп күңел шатлана. Акцияне ачып җибәргәндә Яшел Үзәннең мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Роза Сәлахова да:

- Бүгенге бәйрәмдә чыгыш ясаучылар - сез барыгыз да җиңүчеләр, һәммәгез дә мактауга лаек, - диде.

Бу чынлап та шулай, тирә ягыңда гел рус телендә генә аралашучылар яшәгәндә, балаңның татар телен онытмавы - үзе бер җиңү. "Мин татарча сөйләшәм"дәге кебек татарча сөйләшә белүче яшьләрне бер урынга туплаучы чаралар сирәк. Ул шуның белән дә үзенчәлекле. Мондый җыеннан читтә калмаган тәрбиячеләргә һәм укытучыларга да рәхмәт әйтәсе килә, сез милләтебез өчен җан атучылар һәм балаларны да шул рухта тәрбиялисез.

Чыгышлар барышында Вәсилә Фәттахованың "Туган як" җыры астындагы флеш-моб җыелучыларны тагын да җанландырып җибәрде. Чөнки бу җырны, ни хикмәттер, без генә түгел башка милләтләр дә якын итә. Шундый чараларның алга таба да киләчәге булсын иде.

Республика күләмендә шулай зурлап үткәрелә торган акцияне Яшел Үзәнебездә дә тагын да колачлырак, җанлырак һәм күбрәк тамашачыларны җәлеп итәрлек форматта оештырылуын күрәсе килә.

Гөлнара Вәлиева

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев