Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Милләтләр кроссы-2020» узачак

Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында 10 октябрьдә “Маяк” спорт комплексында “Милләтләр кроссы” узачак.

Ачылу парады 10:00 сәгатьтә, ярышлар 10:15 башлана.

Катнашучыларны теркәү башланды инде. sportshkola-4@mail.ru почтасына электрон заявкалар 9 октябрьдә 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә (оешма җитәкчесенең мөһере һәм имзасы белән). Ярыш көнендә 8.30 дан 9.45 сәгатькә кадәр теркәлергә мөмкин.

Ярышларда табиб рөхсәте һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлеге булган Яшел Үзән районы халкы катнаша ала. Килеп туган эпидемиологик вәзгыять аркасында, катнашучыларга үз йөгерүләре вакытына гына килергә киңәш итәләр.

ЯРЫШ ПРОГРАММАСЫ

  • 10.00 Рәсми ачылу тантанасы.
  • 10.15 «VIP-узыш» старты - 2020 метр.
  • 10.25 Җиңел атлетика буенча Россиянең спорт мастеры Ксения Владимировна Подзолко призына 2003 - 2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөгерү (һәр мәктәптән, СУЗлардан, ВУЗлардан иң көчле катнашучылар).
  • 10.35 Малайлар һәм кызлар - 1-4 сыйныфлар - 300 м.
  • 10.55 Егетләр һәм кызлар 5-8 сыйныфлар - 500 м.
  • 11.25 Егетләр һәм кызлар 9-11 сыйныфлар - 1000 м.
  • 11.55 Егетләр һәм кызлар - ССУЗлар, ВУЗлар - 1000 м.
  • 12.05 Барлык теләүчеләр: җитештерү коллективлары, шәһәр халкы һәм ЗМР кунаклары - (2000 м ир-атлар һәм 1000 м хатын-кызлар).


Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәр йөгерештән соң узачак.

Марат Хәялетдинов архивыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев