Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Михаил Афанасьев призына «Йолдызлы» ("Звездная") чаңгы ярышы узды

Яшел Үзәндә "Маяк" спорт комплексы территориясендә, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев призына «Йолдызлы» ("Звёздная") чаңгы ярышында катнашу өчен, бөтен республикадан 130дан артык спортчы җыелды.

Спорт трассасында чаңгы спортын яратучылар да, чын профессионаллар да очрашты.

 

Стартта катнашучылар һәм кунаклар арасында - ТР министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев, ЯҮМР Чаңгы узышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков, халыкара класслы спорт мастеры - Алия Исханова һәм башкалар бар иде. Баш судья - Евгений Белов.


- Кадерле яшел үзәнлеләр һәм ярышларда катнашучылар! Яшел Үзән традицияләрен хөрмәтләгән спорт шәһәре булды, бар һәм булачак, һәм без горурланган атаклы чаңгычылар һәм чемпионнар шәһәре! Безнең өчен бергә булуыбыз, кәефләребез яхшы булуы мөһим һәм мин бүгенге көннең дә истә калуын, иң яхшы һәм ихлас тәэсирләр калдыруын теләр идем. Мин барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәм, сез үсеп килүче яшь буын өчен генә түгел, барыбыз өчен дә үрнәк булып торасыз! - дип, ярышларны ачты Михаил Павлович.

 



Ярышлар нәтиҗәләре буенча җитди көрәштә җиңүчеләрне билгеләделәр.

18 яшькәчә егетләр, дистанция 4,5 километр:
1 урын: Дмитрий Талманов (Казан)

Ир-атлар (18-39 яшь), дистанция 10,5 километр:
1 урын: Марсель Шәйхиисламов

Ир-атлар (55 яшь һәм аннан өлкәнрәк), дистанция 4,5 километр:
1 урын: Владимир Назаров (Әлмәт)

Кызлар (18 яшькә кадәр), 4,5 километр дистанция:
1 урын: Азалия Хәбибуллина (Казан)


18-34 яшьлек хатын-кызлар, 7,5 чакрым дистанция:
1 урын: Алия Иксанова (Түбән Кама)


Хатын-кызлар (35 яшь һәм аннан өлкәнрәк), дистанция 4,5 километр:
1 урын: Галина Суслова (Яшел Үзән)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев