Яшел Үзәндә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале кемгә бирелде
Районыбызда соңгы биш елда аерылышучылар саны кимегән.
Әлеге уңай тенденция, дәүләт уздырган иҗтимагый сәясәт кысаларындагы тормышка ашырылучы күпсанлы программалар йогынтысында үсеш ала. Чөнки алар яшь парларга ярдәм итү юнәлешендә эшләп, нык традицияле гаиләләр формалаштыруны максат итеп куя. "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" бәйрәме дә үзара җылы мөнәсәбәтне пропагандалый һәм гаиләдәге татулыкның тирән мәгънәсен символлаштыра. Шушы бәйрәм барлыкка килгәннән бирле, үзләренең хезмәт иткән урыннарында үрнәк һәм балаларын җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләгән районыбызның 8 гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале инде бүләк ителде. Быел аңа Бакырчы авылыннан Әдиятуллиннарның искиткеч матур гаиләсе лаек дип табылды. Хәнәфи абый үзенә тормыш иптәшен әллә кайлардан эзләп йөрмәгән. Бер йорт аркылы гына яшәүче чибәр һәм уңган Фәрзәнә апаны яр иткән. Һәм ялгышмаган. 55 елдан бирле иңне-иңгә куеп гомер итә алар. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, һәрберсе үз юлын табып, әти-әнисенең битенә кызыллык китермәслек итеп яшиләр. Бүгенге көндә төп йортта уллары Хәниф һәм киленнәре Альбина тәрбиясендә кадер - хөрмәттә көн күрәләр. Кеше өчен төп байлык, чынлап та гаилә. 9 онык, 4 оныкчык - Хәнәфи абый белән Фәрзәнә апаның тормыш мәгънәсе, нәсел дәвамы. Бәхет шул түгелмени?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев