Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары мәчетләрдә балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр үткәрә

Балалар шаяруы аркасында янгыннарны кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәрбияләү, балаларда белем дәрәҗәсен күтәрү - мондый максатлар белән ел саен күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дәресләр үткәрә.

Бу юлы үзенчәлекле Куркынычсызлык дәресе Җәмигъ мәчете мәхәлләчеләре балалары белән үткәрергә булдылар. Янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр үткәрү тәкъдиме белән ЯҮМР буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Альберт Гайфетдинов чыгыш ясады. Моңа кадәр ул Яшел Үзән янгын саклау музеена балалар өчен экскурсия оештырган һәм үткәргән иде, анда балаларга "01" хезмәте тарихы турында сөйләделәр, борынгы экспонатлар һәм заманча уянгыннан саклау техникасы белән таныштырдылар. Чираттагы дәресне Җәмигъ мәчетендә үткәрергә булдылар.

Альберт Гайфутдинов җиңел, аңлаешлы формада кечкенә тыңлаучыларга янгын чыгуның сәбәпләре турында сөйләде, ачык итеп "өчпочмак ут" принцибын аңлатты. Конкрет мисалларда ул янгынның нинди шартларда килеп чыгуын һәм аны үсешенең иң башлангыч стадиясендә бастыру мөмкинлеген күрсәтте. Кызыклы дәрес ахырында балаларга порошок янгын сүндерү җайланмасы ярдәмендә утны сүндерү ысулларын аңлаттылар. Бу дәрес истәлеге итеп өлкән инспектор барысына да зур булмаган бүләкләр - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы символикасы төшерелгән беләзекләр һәм галстуклар өләште. Тәэсирләр һәм хис-кичерешләр аз булмады. Ә иң мөһиме - балалар утның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм бу бәлагә юл куймауны истә калдырды. Шундый ук дәресне Альберт Гайфетдинов Яшел Үзәннең «Тынычлык» мәчетендә дә уздырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев