Яшел Үзәндә көзге каникуллар, юлларда - балалар
Юлларда игътибарлы булырга кирәк.
Балаларның көзге каникул көннәрендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларга игътибарын арттырды.
"Юлда яшь җәяүле!" профилактик рейды кысасында җәяүлеләргә юл бирмәүче һәм юл йөрү кагыйдәсен үтәмәүче яшь җәяүлеләр белән әңгәмәләр уздырылды. "Яшь пассажирларның гомерен саклап калыйк!" профилактик рейды барышында инспекторлар автомобиль салонында балаларны йөртүгә игътибар итте.
2016 елның 10 аенда районда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 12 ДТП булып, шуларның 12сендә балалар төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев