Бер-берсен туганыдай якын күреп яшәгән күршеләр заманы артта калды дисәләр дә, татар авылларында бу күркәм гадәт яшәвен дәвам итә. Таш шәһәрнең бетон йортларында яшәүчеләргә генә кагыла бу фикер.
Дөрес, кешеләрне, халыкны берләштерү максатыннан шәһәрләрдә дә ишегалды бәйрәмнәре уздырыла һәм бу турыда газетабыз еш язып тора. Әмма монда да күпчелек бикле ишек артында кала бирә. Хәзер лифтка үзебез белән бергә керүчене, эте белән подъезд төбендә чыгучыны танымыйбыз да диярлек.
«Халыкара Күршеләр көне» - чагыштырмача яшь бәйрәм һәм ул барыбызның да игътибарын җәлеп итте. Россиядә гомер-гомергә күршеләр бер-берсе өчен аеруча мөһим кешеләр булды, юкка гына йорт төзегәндә урынны түгел, күршеләрне сайла, дип әйтмәгәннәр бит. Бүген күршеләр безгә үз хокукларыбызны бергә яклар, бергә көрәшер һәм бергә шатланыр өчен кирәк.
Нәкъ менә шуңа күрә «Грамоталы кулланучы мәктәбе» бөтенроссия проекты, «Бердәм Россия» сәяси партиясе, РФ төзелеш һәм торак-хуҗалык министрлыгы 2016 елның 27 маенда Күршеләр көне уздырырга чакыра.
Гүзәл Минһаҗева
Тулырак - газетаның 28нче санында.
Нет комментариев