Яшел Үзәндә кеше югалган
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 2017 елның 19 августында Берновые Ковали авылындагы "Строитель" бакчачылык җәмгыятенең 68нче йортыннан чыгып киткән һәм хәбәрсез югалган 1952 елның 30 декабрендә туган Казанда яшәүче Вячеслав Иванович Орловны эзлиләр.
Билгеләре: буе 170 сантиметр, ябык, чәче кара төстә, 41нче размердагы аяк киеме кия, тешләре начар хәлдә, зур булмаган сакалы бар.
Киемнәре: зәңгәр спорт штаннан, ялан аякларына сланцы кигән, озын җиңле күлмәктән, үзе белән зажигалка, "Кресты" дигән сигарет йөртә.
Аерым билгеләре: ботында мәче башлы татуировкасы бар һәм анда болай дип язылган:"Кто хочет кушать", татуировкалар бармакларында да бар.
Шушы кешенең кайда булуын белүчеләр һәм күрүчеләр булса түбәндәге телефоннар буенча шалтыратулары сорала: (8-84371) 4-47-09; 4-35-22
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев