Республикабызда оештырыла торган «Нечкәбил» конкурсы гүзәл затларыбыз - хатын-кызлар арасында зур популярлык казанды. Гаилә учагын саклаучылар арасында уздырыла торган проектта яшь әниләр дә, шулай ук 45 яшькәчә булган ханымнар да катнаша ала. «Нечкәбил» - халык йолаларын саклаучы, олыларны олы, кечеләрне кече итә белүче республикабыздагы бәхетле гаиләләр турында бәян итә. Конкурсның...
Республикабызда оештырыла торган «Нечкәбил» конкурсы гүзәл затларыбыз - хатын-кызлар арасында зур популярлык казанды. Гаилә учагын саклаучылар арасында уздырыла торган проектта яшь әниләр дә, шулай ук 45 яшькәчә булган ханымнар да катнаша ала.
«Нечкәбил» - халык йолаларын саклаучы, олыларны олы, кечеләрне кече итә белүче республикабыздагы бәхетле гаиләләр турында бәян итә. Конкурсның төп шарты - гаилә белән катнашу. Әлеге проект гаилә мәсьәләләренә юнәлдерелгән.
«Нечкәбил» - ул әниләр, гүзәллек, гаилә бәйрәме генә түгел. Биредә хатын-кызларыбыз хәйрия эшчәнлеген дә күрсәтә.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843) 205-58-08 телефоны һәм www.nechkebil.ru сайтыннан табарга мөмкин.
Яшел Үзәндә сайлап алу туры
20 июньдә
балалар иҗаты үзәгендә 10 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев