Октябрьнең соңгы көнендә кар катламы ятты һәм озак күзәтүләр буенча, ул эремәскә тиеш.
Ноябрь уртача салкын булыр дип көтелә. Температура плюс икедән минус бишкә кадәр. Мондый режимда, кояш активлыгының түбән булуын исәптә тотсак, кар эреми, дип раслый синоптиклар. Вязовой метеостанциясендә белдергәнчә, быелгы кар иртә ятты. Соңгы биш елда кар ноябрьнең беренче декадасында яки ай ахырында яткан. Сүз уңаеннан, кайбер галимнәр фаразлавынча, быелгы кыш соңгы 100 елда иң салкыны булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев